8 нче апрель көнне Куралово мәктәбендә 2003-2004 нче елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча район ярышлары үтте.
Ярышларда Югары Ослан гимназиясе, Югары Ослан урта мәктәбе, МБОУ «Карахуҗа урта мәктәбе», Яр буе Морквашы урта мәктәбе, Шеланга урта мәктәбе, Макыл урта мәктәбе, ГАОУ «Иннополис мәктәбе», ГАОУ «Иннополис лицее», Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбе, Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе, Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.
Судьялар коллегиясе беркетмәләре нигезендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – Югары Ослан урта мәктәбе, 2 урын – Югары Ослан гимназиясе, 3 урын-Түбән Ослан төп гомуми белем бирү мәктәбе.