Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алгандагы яңалыклар

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклау хокукына ия.

Дискриминация дигән сүз астында кеше һәм гражданның, җенесеннән, тән расасына, төсләренә, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәткә, гаилә, социаль һәм вазифа хәленә, яше, яшәү урыннарына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә кагылышлы хокуклары, ирекләре һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу аңлашыла.

Шулай итеп, пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә кабул итү кагыйдәләреннән аерылып торырга тиеш түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International