Социаль пенсия фактик яшәү урыны буенча билгеләнә

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Теркәлгән яшәү урыны булмаган Россия гражданнары фактик яшәү урыны буенча социаль пенсия билгели алалар. Дәүләт тәэминаты буенча пенсияне рәсмиләштерү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр март аенда үз көченә керде. Хәзердән башлап Россиядә социаль пенсия билгеләү өчен Пенсия фондына шәхси гариза белән раслап була.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шартларның берсе-Россия территориясендә даими яшәү. Төзәтмәләр үз көченә кергәнче даими яшәү урыны буенча теркәлү турында тамгасы, шәхеснең вакытлыча таныклыгы яки яшәү урыны буенча теркәү турында ЭЭМ таныклыгы белән генә расланган.

Хәзер теркәлмәгән пенсионерларга социаль пенсия алу өчен Россия Пенсия фондына шәхси гариза ярдәмендә Россиядә бер елга бер тапкыр даими яшәүне расларга кирәк.

Бүген социаль пенсия 3,2 млн пенсионер түләнә. Абсолют күпчелеге (98,5 процент) инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсия ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International