Космос белән танышу баш очындагы йолдызлы күктән башлана. Мөгаен, һәркем галәмнең һәм планетабызның ничек урнашуын, Кояш системасының нәрсә икәнен, дөнья Космонавтика казанышлары белән танышырга һәм аның ничек үсүен белергә хыяллангандыр.
9 март көнне, Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне алдыннан, район балалар китапханәсендә «Фантазерлар" дигән әдәби-иҗат клубы кысаларында «Кайдадыр башка планеталарда" дип исемләнгән иҗат сәгате узды.
Гап-гади кәгазь, линейка, карандаш, пычак, буяулар ярдәме белән клубкуа йөрүчеләр күк киңлеген яулау өчен ракетка корырга карар кылды. Балалар үзләрен чын инженерлар итеп хис иттеләр. Эш иҗади гына түгел, танып-белүчән дә булып чыкты, балалар космос дөньясы турында хәтта телескопсыз да кызыклы фактлар белделәр.