Космонавтика көне алдыннан Югары Ослан авылында балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте «ЮНАРМИЯ» һәм районның Яшь Гвардия яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары «Өстәмә белем бирү үзәге» белән берлектә гражданлык-патриотик акция үткәрделәр.
Активистлар авыл халкына мәгълүмати буклетлар тараттылар.
Космонавтика көнен гамәлгә кую турындагы тәкъдимне очучы-космонавт Герман Титов тәкъдим иткән. Ул шулай ук әлеге бәйрәмне бөтендөнья дәрәҗәсендә ныгыту өчен БМО га мөрәҗәгать итү инициативасы белән чыккан. Тиешле карар 1968 елның ноябрендә чыгарылган.