2011 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, барлык милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эре мөгезле терлекнең гомуми саны 10077 баш тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 514 башка кимрәк.
Савым сыерларының баш саны узган ел белән чагыштырганда 25 башка кимегән.
"Пашков С. И.» ның терлекчелек комплексында дуңгызларның баш саны үзгәрешсез кала – 4998 баш.
Крестьян-фермер хуҗалыклары фермаларында эре мөгезле терлекләр саны уңай динамикага ия.