Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" конкурсы

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

2019 елның 15 мартыннан Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» район конкурсы уза. Конкурста катнашу өчен документлар тапшыру срогы 2019 елның 5 апреленә кадәр билгеләнде.

Конкурс инде берничә ел дәвамында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының иң яхшы муниципаль хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең эш тәҗрибәсен системалаштыру һәм тарату,  районның җирле үзидарә органнары кадрларының профессиональ составын ныгыту максатыннан оештырыла.

 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1) "Муниципаль районның иң яхшы муниципаль хезмәткәре";

2) "Авыл (шәһәр) җирлегенең иң яхшы муниципаль хезмәткәре".

3) "Авыл (шәһәр) җирлегенең иң яхшы җитәкчесе".

Бүген конкурс комиссиясе утырышы булды, анда гаризалар каралды. Барлыгы 8 гариза бирелгән иде. Комиссия җиңел булмаган сайлау алдында калды, чөнки барлык кандидатлар да җиңүгә лаек иде. Фикер алышканнан соң җиңүчеләр билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International