Җиләк-җимеш агачларын язгы кисү

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

"Заря агрофирмасы" предприятиесендә җиләк-җимеш агачларын язгы кисү буенча эшләр тәмамланып килә.

Быел бу эшне 45 гектар мәйданда башкару планлаштырылган иде.
 
Бүгенге көндә эш соңгы гектарларда бара. Язгы кыр эшләренә нигездә алмалар дучар ителә. Алмагач бакчалары 150 гектарга якын мәйданны били. Эш күләмен үтәү өчен предприятие ел саен Чувашия Республикасыннан вакытлыча ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итә.    

Предприятие бакчаларында һәм теплицаларында утырту материалы: җиләк-җимеш культуралары, чәчәкләр, декоратив үсемлекләр һәм яшелчә үсентеләре әзерләү эшләре алып барыла.
   
Агымдагы елда предприятие бакчаларга су сибү өчен сугару системаларын төзүне планлаштыра. Бу эшләрнең бер өлеше бюджет хисабына субсидияләр рәвешендә финансланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International