Бүген, 10 апрельдә, район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында «ТЭФ – 2019» Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Халыкара форумын ачу тантанасында катнашты.
Чара «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында уза.
Ел саен энергетика күргәзмәсендә энергетика һәм нефть химиясе тармагында кулланыла торган заманча һәм ышанычлы продукцияне күрсәтүче җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр – базарның төп уенчылары катнаша.
Күргәзмә сәнәгать предприятиеләре өчен җиһазлар, материаллар һәм техник чишелешләр белән тәэмин итүче ышанычлы эшлекле партнерлар табарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, бу тармакның яңалыкларын белү, базардагы хәлне бәяләү, тәҗрибә һәм идеяләр белән алмашу, шулай ук күргәзмәнең эшлекле программасы чараларына килү нәтиҗәсендә һөнәри квалификацияне арттыру мөмкинлеге барлыкка килде.