Югары Ослан муниципаль район Советының юридик бүлеге тарафыннан советның чираттагы утырышына әзерлек эшләре алып барыла.
Совет утырышын үткәрү барышында көн тәртибендәге оештыру мәсьәләсен карау һәм Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү планлаштырыла.
Шулай ук:
- 2018 елда район бюджеты үтәлеше турында,
- 2018-2020 елларга районда хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыруның барышы турында,
- 2018 елда район территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында,
- 2018 елда районда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында,
- 2018 елда район җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше турында;
- 2018 елда район Башкарма комитеты каршындагы административ комиссия эше турында хисапларны тыңлау планлаштырыла.