"Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе тарафыннан «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту" журналист конкурсына йомгак ясала. Безнең районнан бүләкләү процедурасында ике кеше катнаша.

«Муниципаль хуҗалык һәм тормыш тәэмин итү системасы» номинациясендә Югары Ослан муниципаль районының Килди авыл җирлеге башлыгы Бурдин Виктор Михайловичка конкурс лауреаты дипломы бирелде.  
 
«Җирле үзидарә органының иң яхшы җитәкчесе – муниципаль берәмлек Профсоюзының социаль партнеры» номинациясендә «Югары Ослан муниципаль районы Контроль – хисап палатасы» рәисе Хурматуллина Лилия Илфар кызына конкурс лауреаты дипломы тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International