Белдерү

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 15 апрелендә 11.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы кырык дүртенче утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1.    Югары Ослан муниципаль район Советының 2018 нче елның 14 нче декабрендә кабул ителгән 39-442 нче номерлы «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2020 һәм 2021 нче елларның планлы чорына бюджеты турында" гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»;

2.    Югары Ослан муниципаль районының 2018 елгы бюджеты үтәлеше турында;

3.    2018-2020 елларга Югары Ослан муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы турында;

4.    2018 елда Югары Ослан муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында;

5.    2018 елда Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше турында;

6.    Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең 2018 елдагы эше турында;

7.    2018 елда Югары Ослан муниципаль районы территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү турында һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International