Космос-кызыклы, серле нәрсә ул! Ә безнең илдә бу темага аерым мөнәсәбәт бар: космоска очкан беренче кеше, Советлар Союзы Герое очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагарин! Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бу вакыйганы игътибарсыз калдырмады, чөнки 8-12 апрель көннәрендә Югары Ослан муниципаль районының барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында космонавтика атналыгы узды.
Балалар атна буе космик киңлекләрне өйрәнделәр: беренче космонавтның кем булуын белделәр, космик корабльләр, планеталарара станцияләр, луноход иллюстрацияләрендә карадылар. Кояш системасының мини моделе карадылар, анда кояш тирәли бөтен планеталарны зур кызыксыну уятты.