2019 елның 14 апрелендә Казан шәһәрендә «Уйна, Минем баяным " исемле Баян-аккордеонда башкаручыларның һәм халык уен кораллары ансамбльләренең IV ачык республика конкурсы узды.
Сәнгать мәктәбен өлкән сыйныф укучылары дуэты тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ансамбль» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә Киреева Юля һәм Мөхәрләмов Руслан дуэты лаек булды (укытучылары: Ольга Анатольевна һәм Виктор Александрович Киреевлар).
Катнашучыларны компетентлы жюри – консерватория һәм музыка көллияте укытучылары, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреатлары бәяләде.
Укучыларны һәм аларның укытучыларын котлыйбыз!