Керемнәрне исәпкә алу

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге 2019 елда социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында хәбәр итә.

Адреслыкны көчәйтү - мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чараларын күрсәтү максатларында, 2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 елның 14 декабрендәге 542 номерлы карары нигезендә, балага айлык пособие һәм пенсионерларга транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләнгән.

Балага айлык пособие һәм транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү биргәндә исәпкә алына торган мөлкәт төрләренең тулы исемлеге белән Сез Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында таныша аласыз (mtsz.tatarsatan.ru).

Югарыда күрсәтелгән түләүләрне билгеләү яки билгеләүдән баш тарту турында карар смс - хәбәрләр алучыларга яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында шәхси кабинет аша җиткереләчәк.
Телефон: 8(84379) 2-13-01

 Электрон почта адресы: usl.16@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International