Сәнгать мәктәбе укучылары «Илһам нуры " конкурсында

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 13 апрелендә Яшел Үзән районының Васильево балалар һәм яшүсмерләр иҗат үзәгендә «Илһам нуры» Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы узды. Конкурс кече шәһәрләр, шәһәр тибындагы бистәләр, авыл җирлекләре арасында үткәрелде.

Конкурста катнашучылар арасында безнең Югары Осланлылар да булды: балалар сәнгать мәктәбе тәрбиячеләре  Л. В. Шошунова һәм И. Р. Сөнгатуллина “Инструменталь башкару» номинациясендә катнаштылар.

Аларның укучылары Сухарев Кирилл (гитара), Гыйльметдинов Ранил (баян), Азизов Адель (баян), Хәйретдинов Илдар (баян) «Илһам нуры» конкурсы дипломантлары булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International