Яшүсмерләр-яшьләр клубы тарафыннан Югары Ослан мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәрелгән «Нәүрүз» рәсем конкурсына йомгак ясалды һәм җиңүчеләр билгеләнде: Заворохин Илья (4а кл.), Захватова Ульяна (2 Б кл.), Арутюнова Лиана (2а кл.), Обдирщкикова Анастасия (1б кл.) һәм Мукаев Арсений (1а к.). Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар һәм призлар тапшырылды. Балалар эшен рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе - Александр Сергеевич Муравлев бәяләде.
Шулай ук «Яз» дигән шигырьне сәнгатьле уку өчен 2 б сыйныф укучысы Яскевич Алиса истәлекле бүләк белән бүләкләнде.