Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2018 нче елның 14 нче декабрендә кабул ителгән 39-442 нче номерлы «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2020 һәм 2021 нче елларның планлы чорына бюджеты турында " гы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»;
2. Югары Ослан муниципаль районының 2018 елгы бюджеты үтәлеше турында.
Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына әлеге проектларны тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге проектларны район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.