Бүген, 15 апрельдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләрендә чүплекләрне бетерү, салым бурычлары, авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә туклану сыйфаты мәсьәләләре каралды.