Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән чираттан тыш киңәшмә узды:
- үзара салым буенча конкурс документациясен әзерләү барышы турында,
- авыл җирлекләрендә электр энергиясен исәпкә алуның торышы турында.
Конкурс документациясен әзерләүнең барлык нечкәлекләре турында район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы урынбасары Юлия Федотова сөйләде, ә район башлыгы урынбасары Сергей Осянин авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан электр энергиясе өлкәсендә бюджет акчаларын экономияләү буенча анализ үткәрде.