11 һәм 12 апрель көннәрендә яшүсмерләр клубының лего-иҗат түгәрәгендә Космонавтика көненә багышланган дәресләр узды.
Барлык хыялларын да кертеп, балалар тату команда шартларында гадәти булмаган "Киләчәк шәһәрләре” төзеп чыктылар.
Балалар ел дәвамында алынган лего-конструкцияләү күнекмәләрен иҗади яктан кулландылар, гадәти булмаган космик станцияләр, кибетләр, «акыллы йортлар» һәм күп төрле корылмалар булдырдылар. Йомгаклау өлешендә һәр төркем үз проектын яклады.