Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы «2017-202020 елларга Татарстан Республикасында “Яшь фермерларга ярдәм итү” Ведомство программасында катнашу өчен крестьян хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Гаризалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.
Документлар һәм гаризалар 2019 елның 10 апреленнән 13 маена кадәр кабул ителә.
Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 85; факс (843) 221 76 54.