Район балалар китапханәсендә 21 апрельдә билгеләп үтеләчәк Җирле үзидарә көненә багышланган «Районымның киләчәге» балалар рәсеме күргәзмәсе эшли.
Балалар үз рәсемнәрендә туган районын һәм яраткан ял урыннарын күрсәттеләр. Район балалар күзлегеннән-матурлык, дуслык һәм шатлык хөкем сөргән дөнья. Конкурста катнашучыларның барысы да үз эшләрендә районны үз хыялларын, аны ничек күрергә теләүләрен күрсәттеләр.
Яшь талантлы рәссамнар үз эшләренә үзләренең тынгысыз фантазиясен һәм осталыкларын керттеләр. Рәсем күргәзмәсендә төрле яшьтәге 19 бала катнашты.