Егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча ачык турнир

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

2019 елның 13-14 апрелендә "Чемпион» спорт комплексында Югары Ослан муниципаль районының «ХАН» көрәш спорт клубы һәм «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе призларына егетләр һәм кызлар арасында бокс буенча I ачык турнир узды.       

Ярышларда Казан, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Апас, Югары Ослан районнарыннан һәм Волжск шәһәреннән 125 дән артык спортчы катнашты.

Ике көн дәвамында әлеге спорт төрен яратучылар бокс рингында ярышларны карый алдылар. Яшь булуына карамастан, яшь спортчылар максималь тырышлык, азарт һәм җиңү яуларга теләк белән көч сынашты.

Турнирда Чубынина Елизавета, Казаков Арсений, Агишев Ярослав, Козин Артем, Калмыков Кирилл, Хәмидуллин Ислам призерлар булдылар.  Әлеге турнирда Гисматуллин Ранэль, Леухин Георгий, Кудашов Александр, Раков Захар, Азизов Камил, Корнев Никита җиңүчеләр булдылар.

Татарстан Республикасының танылган тренерлары һәм спортчылары кулыннан җиңүчеләр һәм призерлар үзләренең лаеклы бүләкләрен алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International