Керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышы

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссия утырышы узды, аның барышында ике мәсьәлә каралды: 
1.    Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең Югары Ослан районы Башкарма комитеты адресына мөрәҗәгате. 
2.    Хезмәт хокукларын бозу буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша Иннополис шәһәре территориясендә урнашкан оешмада кергән шикаять. 
Икенче мәсьәлә буенча материалларны прокурор тарафыннан тиешле чаралар күрү өчен Югары Ослан муниципаль районы Прокуратурасына җибәрергә карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International