Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

2019 елның 16 апрелендә Югары Ослан муниципаль районының «Красный Восток Агро»  базасында эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның семинар-укулары булып узды.

Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гобәйдуллин Р. Г., дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Сәитов Р. М., җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Митрофанова Р. М., ветеринария бүлеге башлыгы-Зыятдинов М. Ф., селекция-нәсел хезмәте башлыгы Гыйниятуллин Н. М. катнаштылар. 

Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча Европа технологиясе буенча теоретик һәм практик укулар уздырылды. 
Сыерларны ясалма орлыкландыру терлекләрнең лейкозына каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International