Бүген Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең икенче этабы башланды. Тәүлек дәвамында 17 апрель 06.00 сәгатьтән 18 апрель 06.00 сәгатькә кадәр шартлы гадәттән тыш хәлләрне бетерү бурычы тора. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән кергән хәбәр буенча Югары Ослан муниципаль районы территориясендә иң катлаулы хәл Куралово авыл җирлегендә барлыкка килде. Сулица елгасында су дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсендә Куралово авылының 23 торак йорты су астында калды, анда 107 кеше яши, шуларның 31е - балалар. Су басу зонасына социаль әһәмияткә ия объектлар эләкмәде.
Икенче этап вакытында муниципаль район башлыгы тарафыннан гадәттән тыш хәл режимы кертелде( өйрәтүләр буенча), Югары Ослан РСЧС территориаль бүлекләренең гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү буенча идарә органнары һәм көчләре эше планлаштырылган. Гадәттән тыш хәлләр зонасына идарәнең күчмә пунктлары күрсәтелгән.
Өйрәнүләр кысаларында барлык гамәли чаралар да шартлы рәвештә башкарыла.