Гадәттәгечә, һәр айның 15 – 25 енә кадәр торак коммуналь хуҗалык счетчикларының күрсәткечләрен тапшыру вакыты җитә. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында эшләү уңайлырак. Биредә үк квитанцияне карарга һәм ТКХ хезмәтләре өчен түләргә була. Ә берничә гади адым татарстанлыларга бу акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк.
Сез шулай ук ТКХ хезмәтләренең сыйфатын турыдан-туры порталда бәяли һәм хезмәтләр өчен түләүгә сарыф ителгән вакытны киметү өчен «Автоплатеж» хезмәтен тоташтыра аласыз.