Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге астында «Табигый янгыннар нәтиҗәсендә барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләрне бетерү» дигән Бөтенроссия команда-штаб өйрәнүләренең өченче этабы башланды.
Югары Ослан муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы В. С. Тимиряев җитәкчелегендә үткәрелгән масштаблы тренировкада Югары Ослан муниципаль районының ирекле-янгын сагы катнашты.
РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 18 апрель көнне 06.00 сәгатьтә гражданнар тарафыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен бозу нәтиҗәсендә бик күп тапкыр урман янгыны килеп чыккан.