2019 елның 14-19 апрель көннәрендә Казан шәһәренең «УНИКС» мәдәни – спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2019» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестивале уза.
Безнең «Жемчужина» хореография (преп. Осипов П. А.) һәм «Задоринки» (преп. Антонова Н. В.) коллективлары «УНИКС " концерт залы сәхнәсендә тагын бер кат үзенең талантын күрсәтеп, икенче фестиваль көнендә (15 апрельдә) катнашучылар булдылар.
Коллективларның барлык катнашучылары «Созвездие – Йолдызлык-2019» фестивале логотибы төшерелгән истәлекле бүләкләр һәм һәр коллективка фестиваль дипломына ия булдылар.
Балалар мондый масштаблы чарадан бик күп тәэсирләр алдылар һәм киләсе елда да катнашачакларын белдерделәр.