Кичә район Советының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Әлеге утырышта Югары Ослан районы прокуроры ярдәмчесе Алсу Данилова, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау субъектлары, район мәгариф учреждениеләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Утырыш барышында 8 мәсьәлә каралды:
1. 2019 елның 1 кварталы өчен «социаль куркыныч хәлдәге балаларның гаиләләрен һәм балигъ булмаган балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау» 2. 2019 елның 1 кварталы өчен муниципаль социаль – тернәкләндерү консилиум эшен анализлау.
3. 2019 елның 1 кварталы өчен гаилә-көнкүрештә көч куллануны профилактикалау эше .
4. Балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләр.
5. 2019 елның 1 кварталында район мәгариф учреждениеләрендә укучылар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча тәрбия эше торышы.
6. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең социаль куркыныч хәлдә булган, шулай ук балигъ булмаганнар белән профилактик исәптә торучы эшләренә Анализ ясау.
7. “ Аеклык ноктасы " проекты буенча реабилитация чараларының барышы.
8. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары.
Барлык сораулар буенча йөкләмәләр бирелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.