Шекспирның 455 еллыгына

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Инглиз әдәбиятының бөек классигы Уильям Шекспирның исеме һәркемгә таныш, аның биографиясе бик күп сер һәм табышмаклар тупланган. Ул-дөньякүләм танылган драматург, шагыйрь һәм язучы. Шекспирның күп кенә әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән. Әдипнең 455 еллыгына район үзәк китапханәсендә «Театраль гений» дип исемләнгән күргәзмә-портреты ачылды. Күргәзмәдә сез язучының тормыш һәм иҗатының кызыклы эпизодлары турында журнал һәм газеталардан торган материаллар белән таныша аласыз. 

Сезне китапханәдә көтеп калабыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International