Россиянең танылган артисты һәм дрессировщигы Юрий Куклачев Иннополис шәһәренә килеп китте

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

16 нчы апрельдә Иннополис лицеенда РСФСРның халык артисты, Мәскәүдәге Песиләр театрының алыштыргысыз җитәкчесе Юрий Дмитриевич Куклачев катнашында бик матур тамаша булды.Очрашу кысаларында Юрий Дмитриевич мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп укытучылары өчен остаханә үткәрде, "Рухи кулинария" дигән китабы белән таныштырды, үзенең тормыш тәҗрибәсе, шәхси үсеш серләре белән уртаклашты.

Һәм, әлбәттә инде,  Куклачев Песиләр театрының йомшак артистлары катнашындагы матур тамаша беркемне дә битараф калдырмады! Бу балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә искиткеч бәйрәм булды!

Чараны оештыручылар Иннополис шәһәре мэриясы, Иннополис лицее һәм Иннополис мәктәбе.

Юрий Дмитриевич Иннополис шәһәренең бик тиз үсүен билгеләп үтте һәм монда яшәүчеләргә уңышлар, гөрләп чәчәк атуны теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International