ТАССРның 100 еллыгына багышланган уен финалистлары

2019 елның 19 апреле, җомга

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылган Татарстан тарихы буенча интеллектуаль уен финалы тәмамланды.

Финалга чыккан сигез команда арасында безнең район командасы - 7 кешедән торган Долгушова Владилена, Романова Елизавета, Казанцева Яна (Югары Ослан урта мәктәбе), Полякова Анна һәм Тиханчук Ксения (Югары Ослан гимназиясе), Кбрасова Зилә һәм Исмәгыйлев Илһам (Яр буе Морквашы урта мәктәбе), Кайбыч районы командалары, КФУның 2 командасы, Казан шәһәренең 112 нче мәктәбе командалары, КДАТУ, КАИ һәм хезмәт ветераннары арасында 3 урынны алды.
Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International