Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен түләү дәвам итә. Борнаш, Мәйдан, Мәмәтхуҗа, Вахитов, Ямбулат, Килди, Канаш, Соболевский авыл җирлекләре үзара салым акчаларын җыю буенча еллык планны тулысынча үтәгән. Олы Мәми һәм Макыл авыл җирлеге планын үтәүгә якын.
Печище, Шеланга, Түбән Ослан җирлекләрендә үзара салым 70% тан кимрәк җыелган.
Узган 2 атна эчендә халыктан 43,5 мең сум үзара салым акчасы кергән. Югары Ослан җирлегендә 2018 ел өчен үзара салым җыю дәвам итә.