Финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе

2019 елның 20 апреле, шимбә

2019 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды, анда 2019 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга Татарстан Республикасы финанс органнары бурычлары турында фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Виктор Тимиряев, аның урынбасары Наталья Манапова, Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы катнашты. Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2019 елның 3 ае эчендә республика салым органнарының эш йомгаклары һәм 2019 ел ахырына кадәр бурычлар турында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде. Җитәкченең докладында Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына бурычларны түләүгә һәм киләчәктә үзмәшгульлеккә салым буенча эшкә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International