Авыл хуҗалыгы ярминкәсе

2019 елның 20 апреле, шимбә

Бүген безнең район катнашында соңгы язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

"Салават Күпере" торак комплексы территориясендә иртәдән үк сәүдә рәтләре җәелдерелде. Шәһәр халкына бик күп яңа авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде. Берничә сәүдә ноктасы ит продукциясе белән: Роберт Сибгатовның сыер асраучы фермер хуҗалыгы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар кош-корт һәм дуңгыз ите, шулай ук йорт йомыркасы алып килделәр. "Услонский" кооперативы он һәм икмәк-күмәч әйберләре, бәрәңге, кишер, суган һәм башка бик күп төрле ассортиментын алып килгән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Макыл сөт заводы продукциясе һәм Түбән Осланнан Николай Филиппович Орловның кул эшләре эшләнмәләренә сорау зур.  

Ике палаткада төрле сөт сату оештырылган иде.   

Шулай ук безнең район составында шикәр комы, бодай оны, йомырка сатучы холдинг компанияләре дә катнашты.   

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге дә ярминкәгә килде һәм анда
катнашучыларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International