Җирле үзидарә көне белән!

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Районның социаль һәм икътисадый үсеше һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге өчен җирле үзидарә органнарына зур җаваплылык йөкләнгән. Безнең уртак бурычыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, районда һәр торак пункт яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Аны тормышка ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең профессиональлегенә, компетенциясенә һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бердәм булып эшли белүенә, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә төпле алымнар табуга да бәйле.

Бу бәйрәм көне барыбызга да игелекле эшләргә көч һәм илһам өстәсен, иртәгесе көнгә ышаныч булсын.

Җаваплы эшчәнлегегездә яңа уңышлар телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы ярдәмчеләр, фикердәшләр булсын. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, халыкка намуслы хезмәт итүнең җиңел булмаган эшендә һөнәри уңышлар телим.

Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International