Укучы - укучыга

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

Китапханәгә килгәч, укучы бер сулышта укыр өчен нинди китап сайларга дигән проблема белән очраша.
 
20 апрельдән район балалар китапханәсендә Китап укучылар өчен, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган «Укучы – укучыга» дигән күргәзмә - рекомендацияләр ярдәмендә, бер-берсенә ошаган китапларны алу яки тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Күргәзмәдәге иң яраткан китаплар арасында аларга гадәти булмаган маҗаралар, серле фантастик,  детектив, тылсымлы әкиятләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International