ФАП фельдшерлары киңәшмәсе

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

ФАП фельдшерлары киңәшмәсе Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә булды. Район фельдшерларының чираттагы җыелышының төп темасы - 2019 елның I кварталына йомгак ясау булды.

Ведомство карамагындагы Сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләр турында медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Татьяна Наумова сөйләде. Ул җыелучыларның игътибарын беркетелгән халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә, шулай ук авыруларны профилактикалау өлешендә көндәлек нәтиҗәле эшләргә кирәклегенә юнәлтте.

Халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Алексей Ключников агымдагы елның I кварталында район фельдшер-акушерлык пунктлары эшенә түбәндәге төп бүлекләр буенча җентекле анализ ясады: Дәүләт гарантияләре программасы буенча план йөкләмәсен үтәү, өлкән халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру, гражданнарны флюорография тикшерүе, диспансер күзәтүе, профилактик һәм санитар-агарту эше. ФАП фельдшерлары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Киңәшмә барышында киләсе кварталга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International