«Татмедиа» һәм «Татарстан почтасы» белән берлектә игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы почта элемтәсе бүлеге дип Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Октябрьский авыл җирлеге почта бүлеге танылды.
19 апрель көнне «Октябрьский-2» почта бүлеге начальнигы Миначева Гөлнур Хәсбәй кызы конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасында катнашты.
«Татмедиа» почта бүлегенең 2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе күрсәткечләре узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 19% ка арткан.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм чәчәкләрне медиакомпания генераль директоры Андрей Кузьмин тапшырды.