1. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, муниципаль милек белән идарә итүне камилләштерүгә зур өлеш керткәне өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Мактау грамотасы белән Потапова Любовь Петровна бүләкләнде;
2. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, ТКХ, элемтә һәм энергетика бүлеге башлыгы Московкин Алексей Алексеевич Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
3. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга керткән шәхси өлеше өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика буенча урынбасары Мунасипов Рәшит галиб улы Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
4. Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Федотов Александр Николаевичка Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Рәхмәте белдерелде;
5. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районының социаль - икътисадый үсеш буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Манапова Наталья Юрьевнага Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәте белдерелде;
6. Намуслы хезмәте һәм хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүе өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы Пичугина Надежда Валерьевна Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
7. Озак еллар намуслы хезмәте һәм Югары Ослан муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы авыл җирлекләре үзәкләштерелгән бухгалтериясе " МКУ җитәкчесе урынбасары Насыйрова Гүзәл Рафис кызы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде».