Бүген, 22 апрельдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләрендә чүплекләрне бетерү, салым бурычлары, район территориясендә автобус элемтәсе эше, авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү һәм район предприятиеләре тарафыннан, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» НО шартлары нигезендә, район территориясендә «социаль ипотека» программасын гамәлгә ашыру өчен, пландагы түләүләрне үтәү мәсьәләләре каралды.