"Ел хәйриячесе-2018"

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә "Ел хәйриячесе - 2018" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. 80 хәйрияче җиңүче булып чыкты.

Конкурс җиде категория буенча үткәрелде: эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйрия фондлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары.

2018 елда Татар Мәмәтхуҗасы авылында ике чишмәне төзекләндерүгә хәйрия ярдәме күрсәткән Раил Касыймов "Физик затлар" категориясендә җиңүче булып танылды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International