"Яшә биеп" IX ачык Бөтенроссия фестивале

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

2019 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә «Әкият» курчак театры сәхнәсендә «Яшә биеп" IX Бөтенроссия хореография сәнгате фестивале узды. Бөтен Россиядән 150 дән артык бию коллективы үзләренең талантларын күрсәтү өчен конкурска җыелды. 
Балалар сәнгать мәктәбенең өч хореография коллективы: Полина Осипова җитәкчелегендәге «Жемчужина», «Огоньки» һәм «Цветики-семицветики» биюләре жюри хөкеменә «Кырым-татар биюе», «Мадагаскар», «Калинка» биюләре тәкъдим итеп, бу масштаблы фестивальдә катнаштылар.

Барлык коллективлар да лаеклы бәяләнде һәм дипломнар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнде. "Жемчужина» II дәрәҗә Лауреат, «Огоньки» II дәрәҗә Дипломант, «Цветики - семицветики» III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International