2019 елның 20 апрелендә Казан шәһәренең "39 нчы мәктәп базасында ел саен үткәрелә торган «Минем гаилә тарихы» Төбәкара гуманитар конференциясе узды.
Бу чарада безнең районны Татар Борнашы мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Бурукина Анна һәм Бурукина Дарья тәкъдим итте. Алар “Нәселне өйрәнүдә тарихи чыганакларның роле» секциясендә катнашты (җитәкчесе: Дадыкина И. Н., тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы).
Эш жюри әгъзаларын гына түгел, аудиторияне дә кызыксындырды. Нәтиҗәдә, кызлар призерлар булдылар һәм II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!