Элек Югары Ослан районы ЗАГС бүлеге Иннополис шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәүне үзе үткәргән иде.
Иннополис шәһәре хакимияте гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләрен үз өстенә алды. Тиешле закон проектын ТР Дәүләт Советы депутатлары республика парламентының 47нче утырышында берьюлы өч укылышта кабул итте.
Югары Ослан районының Иннополис шәһәрендә хәзерге көндә 4,1 меңнән артык кеше, шул исәптән 2,8 меңе даими яши, шуларның 551е – студентлар,. 728 бала яши.. Иннополиста 19 күпфатирлы йорт файдалануга тапшырылган, агымдагы елда 366 фатирлы тагын өч йортны тапшыру планлаштырыла.
Тулырак информаөия: https:/ / www.tatar-inform.ru/news/2019/04/22/649037/