25.11.2008 елдагы 273-ФЗ номерлы «Коррупциягә каршы көрәш турында» чыккан Федераль закон нигезендә Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләрнең, шулай ук аларның тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр җыюны төгәллиләр.
Исегезгә төшерәбез, коррупциягә каршы закон таләпләре нигезендә хезмәткәрнең вакытлыча эшкә сәләтсезлек чорында яки башка чорда вазыйфаи бурычларын үтәмәгән өчен керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шул исәптән отпускта булган чорда да бирү вазыйфасын үтәүдән азат ителү күздә тотылмый.
Закон таләпләрен үтәү буенча муниципаль хезмәткәрләрнең эшен активлаштырырга һәм мәгълүматларны 2019 елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга тәкъдим итәбез.