Бүген көннең беренче яртысында муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүгенге көндә районның барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр. Кырларда туңга сөрү һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау, көзге культураларны тукландыру эшләре бара. Эш темплары турында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рәшит Гобәйдуллин сөйләде: 2680 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау, 4472 гектарда туңга сөрү башкарылган, 4155 гектарда уҗымнарны тукландыру башкарылган, бу планнан 48% тәшкил итә. Район басуларында көн саен 60ка якын агрегат эшли.
Шулай ук предприятие җитәкчеләренең кырларда агымдагы эшләр турындагы докладлары тыңланды.
Район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчеләрне кыр эшләре темпларын арттырырга, булган агрегатларның максималь җитештерүчәнлеген тәэмин итәргә чакырды.