Татарстан Росреестры теплицаларны теркәү турында    

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында гражданнарның күчемсез милек объектлары буларак теплица ясарга һәм бу салымнар өчен түләргә мәҗбүр булуы турында мәгълүмат пәйда булды. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Бакчачылык һәм яшелчәчелек турында» законның күчемсез милек объектларына хокукларны кадастр исәбенә алу һәм теркәү тәртибен үзгәртмәвенә игътибар итә. 

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Ада Зәйдуллина аңлатып узганча, закон нигезендә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү гариза рәвешендә башкарыла.
Шул ук вакытта кадастр исәбен алып бару һәм теплицага хокукны теркәү өчен ул күчемсез милек билгеләре җавап бирергә тиеш, ягъни җир белән нык бәйләнгән булырга тиеш, аны күчерү аның билгеләнешенә зыян китермичә мөмкин түгел. Әгәр теплица күчемсез милек объекты билгеләренә җавап бирми икән, ул дәүләт теркәвенә алынмый.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International